Росалкогольрегулированиенең 17.12.2020 елның 396 номерлы боерыгы белән алкогольле (сыра һәм сыра эчемлекләреннән, сидр, пуаре һәм медовухадан тыш) һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләме турында декларацияләр тутыру тәртибе расланды.
Декларацияләрне формалаштырганда оешмалар күрсәтелгән боерык белән расланган форматны үтәп, «XML» декларацияләренең файлларын формалаштырырга мөмкинлек бирә торган теләсә нинди мәгълүмати ресурслардан (теләсә нинди программа продуктлары) файдаланалар.
Татарстан Республикасы алкоголь базары торышына төрле яклап анализ ясауны тәэмин итү максатларында, республика территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы оешмалар ай саен алкогольле продукцияне ваклап сату турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә мәгълүматлар тапшыралар.
Мәгълүматларны формалаштырганда оешмалар, нигездә, «MVMSoft-Декларация-2006» һәм «TTNDECL-2014» программаларыннан файдаланалар, алар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүматлар базасы структурасына туры килә торган «DBF» файлларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензия алу урыны буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.