Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дигән республика хәйрия акциясендә катнашты.
2017 елның 28 августында аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаилә өчен, күңелле төрле бәйгеләр һәм чәй мәҗлесе белән, тантаналы чара үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе укучыларга һәм мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче сабыйларга ведомство хезмәткәрләре җыйган акчага сатып алынган уку кирәк-яраклары җыелмалары, танып-белү характерындагы китаплар һәм бүләк сертификатлары өләште.