Сәүдә автоматы – товарга түләү һәм аны тапшыру сатучының турыдан-туры катнашуын таләп итмәүче техник җайланмалар ярдәмендә вак товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән сәүдә итүне хәл кылу мөмкинлеге биргән җиһаз ул.
Автоматлар ярдәмендә ваклап сату-алу килешүе сатып алучы тарафыннан товар алу өчен кирәкле гамәлләр кылынганнан соң төзелгән булып санала. Автоматлардан файдаланып товарлар сату Россия Федерациясе Гражданлык кодексында билгеләнгән махсус нормалар нигезендә җайга салына.
РФ Гражданлык кодексының 498 статьясы нигезендә, товарлар сату автоматлардан файдалану нигезендә хәл ителгән очракларда автоматлар хуҗасы автоматка урнаштыру юлы белән яки башка төрле ысул белән сатып алучылар игътибарына сатучы атамасы (фирма атамасы), аның урнашу урыны, эш режимы, шулай ук товар сатып алу өчен сатып алучы тарафыннан кылынырга тиешле гамәлләр турында кулланучыларга мәгълүматлар җиткерүгә бурычлы.
Моннан тыш бу очракта кулланучыларга мәгълүматлар ирештерү шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) гомуми нормалары нигезендә дә җайга салына.
Законның 10 статьясы нигезендә, товарлар турында мәгълүматларда, шул исәптән, түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш: товарларның куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматлар; товарларны сатып алу бәясе һәм шартлары; товардан нәтиҗәле һәм имин файдалану кагыйдәләре һәм шартлары; гарантия срогы – билгеләнгән очракта; товарны җитештерүче турында мәгълүмат.
Әмма автоматның сатып алучы хакын түләгән товарны бирми калган очраклар да булгалый. Мондый хәлгә юлыкканда, нишләргә?
Сатып алучыга хакы түләнгән товар бирелмичә калганда, сатучы сатып алучының таләбе нигезендә, аңа түләнелгән товарны кичекмәстән бирүгә яки түләнелгән акчасын кире кайтаруга бурычлы (РФ Гражданлык кодексының 498 статьясындагы 3 п.). Автоматтан файдалану нигезендә товар сату килешүенең телдән төзелүе сәбәпле, сатып алучы килешүнең төзелү фактын раслаган теләсә нинди дәлилләү чараларын (шул исәптән шаһитлар күрсәтмәләрен) куллануга хокуклы.
Автомат аша сыйфатсыз товар яки сыйфатсыз төрелмәдәге товар сатып алырга туры килгәндә, сатып алучы, үз теләгенә карап, Законның 18 статьясында күздә тотылган таләпләрнең берсен, шул исәптән товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбен куюга хокуклы.
Гамәлләр тәртибе:
1.Автоматта ниндидер “аңлашылмаучанлык “ килеп чыкса, рәттән бөтен төймәләренә басып чыгудан бернинди дә файда юк. Бу очракта сәүдә автоматы кайда урнашса, шул территориядәге сәүдә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сез аларга мөрәҗәгать итеп, товарны бирми калуның барлык нечкәлекләрен ачыкларга һәм акчагызны кире кайтаруны яисә хакы түләнелгән товарны бирүне таләп итәргә тиешсез.
2. Автоматның урнашкан урынындагы сәүдә персоналына бернинди дә кагылышы булмаганда, эш катлаулана. Әмма бу очракта да өметне өзәргә ярамый – һәрбер аппаратта товар белән тәэмин итүче компания атамасы һәм оператор телефоны урын алган мәгълүматлар күрсәтелә. Аның аша шалтыратып, килеп туган хәлләрне тасвирларга кирәк. Компания хезмәткәре телефон аша элемтәгә керүегезне һәм техник өзеклек фактын теркәп, сезнең телефон номерын язып алырга тиеш.
3. Товарның җитәрлек күләмдә булмавын ачыклаганда яки товар бирелмәгәндә, ике нөсхәдә язмача претензия әзерләп, сатучыга өстәмә рәвештә бу хакта җиткерегез. Претензиядә мөрәҗәгать итүнең асылы һәм сәбәбе, шулай ук Законда күздә тотылган таләпләрнең берсе күрсәтелергә тиеш.