2017 елның 22 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Гөлнара Миңнехан кызы Шәйхетдинованың «Алтын-Ай» барында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Арча ш., Казан ур.,5 й.) күп кенә закон бозуларны ачыклады. Тәгаенләп әйткәндә, болар: бөкесен ачмыйча гына сыра сату (димәк, кулланучы аны урамга алып чыгып китү өчен сатып ала дигән сүз); сыра һәм сыра эчемлекләрен товар-транспорт накладнойларыннан башка гына һәм күпләп сатучыдан сатып алынган товарны ЕГАИСта теркәмичә генә сату. Моннан тыш алкогольле продукцияне ваклап сатуның тиешле лицензиядән башка гына хәл ителүе дә билгеләнде.
Шулай итеп, барлыгы 16,56 литр күләмендә хәмер продукциясен законсыз әйләнештән алырга туры килде.
Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелеп, тиешле ведомстволарга карап тикшерүгә җибәрелде.
Хәзер закон бозучыга зур гына штраф яный. Аның күләме бер елга лицензия алу өчен түләнелә торган дәүләт пошлинасыннан күпкә артыграк булырга мөмкин.