Әлеге чараның максаты сатучыларга куллану базары эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге законнарны аңлатудан гыйбарәт булды.
Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Аның барышында кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Сәүдә хезмәткәрләренә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге җиңел генә телдә аңлатып үтелде. Сатучылар игътибары, кулланучыга нәкъ менә үзенә кирәкле товар сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товар, җитештерүче турында тиешле барлык мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгына юнәлдерелде.
Чара азагында кибет хезмәткәрләренә «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары һәм төрле буклетлар, белешмәлекләр өләшенде.