Балалар үзләренең рәсемнәрендә туып-үскән төбәкләренә мәхәббәтен һәм Татарстан башкаласының бик борынгы өлеше булып торучы Казан Кремленең матурлыгына соклануын гәүдәләндерде.
Казан Кремле дөньяда бердәнбер татар дәүләт мәдәнияте һәм дәүләт хакимияте үзәге булып тора. Россия Федерациясендә сакланып калган, борынгы шәһәр төзелеше идеяләрен чагылдырган бердәнбер татар крепосте бу. Биредә шәһәр төзелеше һәм архитектура культураларының тарихи бәйләнеше кайдагыга караганда да ачыграк чагылыш тапкан.
Барлык балаларның да рәсемнәре бик үзенчәлекле, матур иде. Конкурста җиңүчене сайлап алу кыен булганлыктан, коллективыбыз, дуслык җиңде, дигән фикергә килде!!!
Хезмәткәрләребезнең балалары уртак тырышлык белән “Үзем яши торган шәһәр” дигән темага иҗади эш-презентация дә үткәрде әле. Презентация Чистай шәһәренең борынгы һәм бүгенге биналарының бик күп фотосурәтләрен үз эченә алды. Сәүдәгәр йортларының фотосурәтләре, сәүдәгәрләрнең портретлары, борынгы герб сурәте, шәһәребез турында цитаталар урын алган табличкалар сабыйларга Чистай тарихына күбрәк төшенергә ярдәм итте.
Балалар рус телендәге зур презентациядән соң татар телендә “Чистай - бик матур шәһәр” дигән кечкенә генә презентация дә үткәрде.
Әлеге чараларның балаларда шәһәребез һәм туган ягыбыз тарихына карата гамь-ихтирам, кече Ватанга карата горурлык хисләрен тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелүен дә әйтеп үтик.