Закон нигезендә эшлисең килми икән – штраф түлисең!

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Кызганычка, хәмер базарында катнашучы кайберәүләр 2016 елның 1 гыйнварыннан күпләп һәм ваклап сату оешмаларының, шулай ук җәмәгать туклануы оешмаларының ЕГАИСка тоташылырга һәм сыра, шулай ук сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы кертеп, хәмер продукциясен сатып алу турында мәгълүматлар тапшырырга тиешлеген әлегәчә белми.

Гамәлдәге законның югарыда телгә алып үтелгән нигезләмәләрен үтәмәгән өчен РФ КоАП  14.19 статьясы (Җитештерүдә яки әйләнештә йөртүдә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция учетының билгеләнгән тәртибен бозу) нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.

Быелның август аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында товар сатып алуны ЕГАИСта теркәмәгән килеш кенә алкогольле продукцияне, тәгаенләп әйткәндә, сыраны әйләнештә йөрткән өчен административ хокук бозулар турында 10 беркетмә төзеде.

Хәзер закон бозучыларга административ җаваплылык тотарга һәм, кайсы яхшырак: штраф түләүме, әллә инде закон буенча эшләүме, дигән сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International