2017 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан уртак рәвештә үткәрелгән төнге рейд барышында закон нигезендә чикләнгән вакытта сыра сату факты ачыкланды. Сәүдә объекты Зеленодол үзәгендә кеше күп йөри торган урам чатында урнашканлыктан, өйләренә ашыгучы гражданнар да, кичләрен урамга ял итәргә чыккан яшьләр дә бирегә сугылмыйча китми диярлек.
Бик уңайлы бит: бер түбә астында төрле хосусый эшмәкәрләргә караган пиццерия һәм кибет урнашкан. Җитмәсә әле шул бер үк ишектән кереп китәсе. Сәүдә залында бирегә килүчеләр өчен ике өстәл булдырылган. Пиццаны ярты төнгә кадәр пешереп саталар. Пиццерия җәмәгать туклануы оешмасы буларак та, пешерелгән ризыкны өйгә китереп бирүче оешма буларак та эшли. Ә сыра сатучы хосусый эшмәкәр тиешле вакыт кысаларыннан чыгып китмәскә тиеш, чөнки законда сәүдә предприятиеләрендә хәмер продукциясен сату сәгатьләре чикләнгән. Әмма сыра сатучы халыкның пиццаны төнлә дә котырып алуларыннан файдаланып калырга тырышып, үзенең дә эш сәгатен озайтырга булган.
Менә инде хәзер хосусый эшмәкәрне 22.00 сәгатьтән соң сыра сату факты буенча РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше нигезендә административ беркетмә көтә.