2017 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге хезмәткәрләреннән гражданнарның тиешле маркировкасы булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча 3 материал керде.
Шулай итеп, Казахстан Республикасында җитештерелгән, барлыгы 16,4 литр күләмендә 28 шешә аракы һәм коньякны легаль булмаган әйләнештән алырга туры килгән. Легаль булмаган продукция ташучылар – Удмуртия Республикасында, Көнбатыш-Казахстан өлкәсе һәм Минзәләдә яшәүчеләр.
Ачыкланган барлык закон бозу очраклары буенча административ тикшерүләр үткәрелде. Эшләр материаллары, карарлар кабул итү өчен, гамәлдәге закон нигезендә суд органнарына тапшырылды.