“Илкүләм кросс – 2017”

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 16 сентябрендә Чаллыда “Илкүләм кросс – 2017” Бөтенроссия йөгерү көне узды.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларыбыз әлеге киң колачлы йөгерү чарасында бик теләп катнашты. Чарага 50 меңнән артыграк кеше, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. Әйе, Түбән Кама территориаль органы коллективы югары дәрәҗәдә нәтиҗәле, әйбәт эшләү генә түгел, шәһәребезнең иҗтимагый тормышында да актив катнашып килә.

Илебезнең төрле почмакларында галәмәт күп кешене үзенә җәлеп иткән матур спорт бәйрәме – “Илкүләм кросс-2017” Бөтенроссия йөгерү көненнән, бөтен илне, барлык спорт сөючеләрне берләштергән вакыйгадан ничек инде читтә каласың?! Без сәламәт тормыш рәвешен пропагандалыйбыз лабаса!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International