16 сентябрьдә республикабызда “Илкүләм кросс” дигән спорт бәйрәме булып узды. Чарага йөгерергә-чабарга яратучы һәм сәламәт тормыш рәвешен алып баруны хуп күрүче барча халык җыелды.
Спорт бәйрәменең максаты – халык арасында физик культура һәм спортны пропагандалау, кешеләрне спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә Казанда, Чаллы, Әлмәт, Чистай, Арчада “Илкүләм кросс – 2017” дә бик рәхәтләнеп катнашты.
Хезмәткәрләребезнең һәркайсы хәлләреннән килгәнчә йөгереп, кәеф-рухларын күтәрде, дәрт-дәрманнарын арттырды.