Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов Кама-Тамагы муниципаль районында яшәүче гражданнарга видео-кабул итү үткәрә

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 20 сентябрендә 11.00 сәгатьтә “Татарстан Республикасы Кама-Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәсе” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты бинасында (Куйбышев Затоны, Парк ур., 13 й.) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов катнашында гражданнарны видео-кабул итү була.

Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International