Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

16 сентябрьдән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Ярминкәләр, шәһәребезнең 16 мәйданчыгында, һәр атна  шимбәсендә иртәнге сәгать 6дан эшлиячәк.

Җитештерүчеләр кулланучыларыбызга бик күп товарлар, шул исәптән яшелчә, ит, балык, колбаса ризыклары һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек товарлары тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә ярминкәгә үзләреннән өлеш кертте. Шулай итеп, ярминкәгә килүче халык үзенә кирәкле товарны сатып алудан тыш, кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәш-табышлар да ишетте. Консультация пункты мәйданчыкларның берсендә (академик Лаврентьев ур., 10 й.) оештырылды.

Кулланучылар, эшмәкәрләр, сатучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон мәсьәләләре буенча бик күп файдалы мәгълүматлар: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998г. №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында һ.б. мәгълүматларны колакларына киртләп куйды.

Сатучылар белән кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр, претензияләрне карап тикшерү сроклары, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру мәсьәләләрен хәл кылганда якларның хокуклары һәм бурычлары каралды. Сатучыларның ризыкларны тиешле температурада саклауга, яраклылык срогына игътибары юнәлтелде. 

Ярминкәгә килүчеләр кулланучылар хокукларын яклау буенча теге яки бу мәсьәләләрне хәл кылу өчен кирәкле дәүләт оешмаларының адреслары, телефон номерлары белән таныштырылды: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тел.277-94-96; 570-68-93, (Казан ш.,Һ.Такташ ур.,94 й.);  “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тел.238-98-54 (Казан ш., Зур Кызыл ур., 30 й), тел.221-90-16, (Казан ш., Сеченов ур.,13А).

Ярминкә вакытында  гражданнарга кулланучылар өчен көн кадагына суга торган мәгълүматлар урын алган белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.  Берочтан газета һәм белешмәлекләрнең халык күңеленә бик тә хуш килгәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International