Кадетлар мәктәбендә

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат-мәктәбе 2003 елда 6 нчы лицей-мәктәп базасында оештырылды.

Акыл ягыннан, физик һәм әхлакый яктан төпле белем-тәрбия алу, бүгенге җәмгыять тормышына яраклы булып, тыныч тормышта һәм хәрби хезмәттә ватанны сакларга әзер булып үсү әлеге мәктәпне тәмамлап чыгучыларга зур өстенлекләр бирә.

Мәктәп укытучыларының, кулланучы буларак, балаларның аң-белемнәрен үстерү максатыннан чара үткәрү үтенечен исәпкә алып, 10 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашу тематик мисаллар нигезендә кадетларга кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне аңлатуга корылды.

Шулай итеп, төрле мәсьәләләр: сәнәгать товарларын, азык-төлек, катлаулы көнкүреш техникасын ничек дөрес итеп сайлап алырга; үлчәме ягыннан яраксыз булып чыккан аяк киеме яки кием-салымны нишләтергә; товарда кимчелекләр ачыкланганда нишләргә; товарны нинди срокта кире кайтарырга, дигән сорауларга җаваплар бирелде.

Моннан тыш, Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, укучыларга, кайда гына булсак та (кибеттә, вокзал, транспортта), янәшәбездәге өлкән яшьтәге кешеләргә, шул исәптән тыныч тормыш хакына дәхшәтле сугышта катнашкан сугыш ветераннарына бик игътибарлы булырга кирәк, дип аңлатылды. Кулланучыларның әлеге категорияләре өчен товарлар, хезмәт күрсәтүләрне сайлап алуга ярдәм итүдә чиктән тыш игътибарлы булу кирәклеге дә искәртеп үтелде.

Чара барышында кадетларга һәм укытучыларга мәгълүмати материал: актуаль темалар буенча гамәлдәге законнар тәфсилләп аңлатылган һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары телефоннары урын алган  брошюра-буклетлар рәвешендә кулланучылар өчен төрле белешмәлекләр, «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International