Балтач районы Түбән Сосна авылында яшәүчеләрне кабул итү

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Балтач муниципаль районының Сосна авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрде.

Кабул итү вакытында 10 кешегә консультация бирелде. Хезмәткәрләребез торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару мәсьәләләре буенча гражданнарга киңәш-табышлар ирештерде. Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Шулай ук товар этикеткасында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, ничек дөрес итеп претензия тутыру, әйберләрне кибетләрнең саклау камераларына куеп калдыруның заруримы-юкмы икәнлеге, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга карата таләпләр, куллану экстремизмы, сезонлы товарларга гарантия срогы, дистанция ысулы белән сатып алганда кулланучы хокуклары, башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыкланганда кулланучы гамәлләре турында сөйләп үтелде. Кабул итү барышында авылда яшәүче бер ханым кимчелекле тонометрны башкасына алыштыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә аңа претензия тутыруга ярдәм ителде.

Әңгәмә барышында “Халык контроле” темасына, теркәлү, бүлектән файдалану кагыйлдәләренә һәм закон бозу турында хәбәрләр тапшыру мөмкинлегенә тукталып үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International