Хәмер сатучылар өчен киңәшмә

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

19 сентябрьдә Баулы муниципаль районының М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында башкарма комитет җитәкчесе И.Гузаиров рәислегендә хәмер базарында катнашучылар өчен киңәшмә булып узды.

Киңәшмә эшендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Э.Галимов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.Михеева, хокук саклау һәм контрольлек органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, хәмер продукциясен сату белән шөгыльләнүче оешмалар җитәкчеләре һәм бухгалтерлары катнашты. Чарага барлыгы 54 кеше җыелды.

Киңәшмәдә хәмер продукциясе әйләнешен җайга салучы закондагы үзгәрешләр; хәмер продукциясен ваклап сатуны ЕГАИСта теркәү; хәмер продукциясен ваклап сату күләмнәрен декларацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International