2017 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре 2017 елның 11 сентябрендә Зирекле авылының Ворошилов урамында «Renault Duster» машинасын тикшергән чагында составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган һәркайсы 0,5 әр литр сыешлы 2 пластик шешә тапкан. Шешәләрнең этикеткалары һәм маркировкалары булмаган. Спиртлы продукция хуҗасы – Яңа Чишмә районында яшәүче ир-ат үзенең аңлатмасында спиртлы эчемлекле шешәләрнең машинасында инде күптәннән аунап ятканлыгын, янәсе, моннан бер айлап элегрәк аларны чегәннәрдән тимергә алыштырып алганлыгын бәян иткән.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара.