Аксубай “Тоннеле”

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре 2017 елның 11-13 сентябрендә – өч көн дәвамында үз районында “Тоннель” операциясен үткәрде. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре дә катнашты.

Әлеге чара район юлларындагы хәлләрне тотрыклыландыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге өчен куркыныч белән янардай юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклау максатыннан чыгып үткәрелде.

Өч көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 48 очрагы билгеләнде.

Моннан тыш операция үткәрү барышында тиешле маркировкасы булмаган, барлыгы 4,5 литр күләмендә 9 шешә «Парламент» аракысы хуҗасыннан тартып алынды. Шулай итеп, Аксубай районы Иске Ибрай авылында туып үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәп ятучы бер ир-ат законсыз хәмереннән мәхрүм калды.

Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Беркетмә Аксубай җәмәгать судына тиешле карар кабул итүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International