Җаваплылык көчәйтелә, ягъни Хосусый эшмәкәрләргә хәзер бар да бер түгел

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Моңарчы законны санга сукмыйча гына сыра һәм зуррак градуслы башка хәмер эчемлекләре сатучылар штраф-фәләннән әлләни курыкмады. Чыннан да, хосусый эшмәкәрләрнең күбесе өчен 4 мең сум – әлләни зур акча түгел. Хәмерне зур күләмдә сатучылар барыннан да элегрәк  продукциясен тартып алу һәм конфискацияләүдән күбрәк шүрләде.

Әмма хәзер хәлләр үзгәрде: 31 июльдән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен һәм аерым таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык көчәйтелде.

Күптән түгел генә Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Зеленодол районының Олы Карауҗа авыл җирлеге территориясендә стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады. Әлеге павильон бүрәнәләр өстенә генә корамалап куелган.  Авам-авам дип торуына карамастан, сәүдә объектында 13 атамадагы сыра сатып ятсыннар әле!.. Хәмер продукциясен тартып алган чагында хосусый эшмәкәрне штраф ихтималыннан бигрәк сыраның үзенә кире кайтарылу-кайтарылмау мәсьәләсе борчыды.

Тик җәмәгать судьясының талканы коры: ул административ хокук бозу турында беркетмәне карап тикшергәч, барлык хәлләрне исәпкә алып, хосусый эшмәкәргә РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча, алкогольле продукциясен конфискацияләп, 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендә, җәза чарасы бирү турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International