Ата-аналарга “Халык контроле” турында аңлаттык

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 12,14,15,19 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Л.М.Сатдинова Лаеш районы мәктәпләрендә: Державино, Имәнкискә, Комлы Кавал авыллары, Лаеш шәһәренең 2нче урта мәктәбе, Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясендә ата-аналар җыелышларында катнашты.

Ата-аналарга республикабызның эчке базарында, шул исәптән хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү ягыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында  сөйләп үтелде.

Моннан тыш җыелышта катнашучыларга “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының ничек эшләве турында да аңлатылды.

Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган төстә җитештерү һәм әйләнештә йөртүне ачыклауга ярдәм иткән гражданнарга түбәндәге категорияләр буенча матди бүләкләүнең гамәлгә кертелгәнлеге билгеләп үтелде: “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү”; “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”; “Җәмәгать туклануы”.

Ата-аналар шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үткәрелә торган республика олимпиадасы шартлары, моңа кадәр үткәрелгән олимпиадалар йомгаклары белән таныштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International