2017 елның 20 сентябрендә Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәсендә видео-кабул итү булды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов үткәрде.
Кабул итүнең буласы турында халыкка муниципаль район сайты, «Волжские Зори» район газетасы, җәмәгать урыннарында мәгълүмати стендларда урнаштырылган белдерүләр аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде. Шулай итеп, район халкы хәмер базары өлкәсендәге мәсьәләләр, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә иреште.
Видео-кабул итүгә барлыгы 4 кеше килде. Арадан бер кулланучы, баласына сатып алынган мәктәп формасының озынрак булып чыгуы сәбәпле, күлмәкне ательега биреп төзәттерүе, әмма асттан түгел, ә өстән – бил өлешеннән кыскартылуы сәбәпле, биленең өскә “менеп китүе”нә зарланып алды. Кулланучы ханым килеп туган бу очракта нинди хокукларга ия булуын белеште. Икенче бер ханым механик кул сәгате сатып алган. Әмма бер айдан соң сәгатьнең заводкасы эшләми башлаган. Ханым товарны башкасына алыштырасы иткән, әмма сатучы кулланучының гозерен үтәүдән баш тарткан.
Ике җитәкче хәмер базары өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте: аларны еракта урнашкан, кеше аз яши торган кечкенә авыллардагы сәүдә объектларын лицензияләгәндә дәүләт пошлинасы күләмен киметү, шулай ук мөрәҗәгать итүченең түләнелмәгән штрафы булганда хәмер продукциясен ваклап сатуга лицензия бирү (бирүдән баш тарту) кагыйдәләре кызыксындырды.
Видео-кабул итүгә килгән барча кешегә, гамәлдәге законнар нигезендә, квалификацияле, тулы җаваплар бирелде.
Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль темалар буенча гамәлдәге законнарны аңлатулардан торган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары таратылды.