Арча районы Наласа авылында яшәүчеләрне күчмә кабул итү

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 21 сентябрендә Наласа авылында (Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Кабул итүгә килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфатына, гарантия срогы чорында, шулай ук гарантия срогы чыккач товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч һәм сөт ризыкларына өстәмә сәүдә хакы, кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар, алкогольле продукция сату вакытын чикләү, целлофан капчыкларга тутырып куелган товарлар өчен түләгәндә капчыгы өчен дә акча алып калу, эш башкаручылар тарафыннан сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучы хокукларына бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Барлык сорауларга да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә тулы җаваплар бирелде.

Гражданнарны кабул итүдән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту-өйрәтү үткәрелде.  Әйтергә кирәк, белгечләр бу чарага бик зур кызыксыну күрсәтте. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар үзләрен борчыган сорауларын да бирергә кыенсынып тормады. Мисаллар китереп, куллану базарында килеп туу ихтималы булган төрле низаглы хәлләр каралды.

Чарада катнашкан һәр кешегә, кулланучы буларак аң-белемнәрен киңәйтү өчен, кулланучылар өчен белешмәлекләр, бүлек реквизитлары урын алган визиткалар һәм  “Вестник потребителя Татарстана” газетасы таратылды.

Өстәмә рәвештә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эш принцибы да аңлатып үтелде. Тәгаенләп әйткәндә, порталда ничек теркәлергә, хәбәрләрне нинди категорияләр буенча җибәрергә, дигән сорауларга җаваплар ирештерелде, матди бүләкләү күләме һәм хәбәр җиткерүчеләргә матди бүләкнең ничек бирелүе турында сөйләп үтелде.

Чарага җыелган барча халык танып белү характерындагы чара өчен территориаль орган вәкилләренә рәхмәт сүзләрен кызганмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International