Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән чаралар

2017 елның 22 сентябре, җомга

2017 елның 11-15 сентябрендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә балаларны акны-карадан аерырга өйрәтү максатыннан, Ютазы районы мәгариф учреждениеләрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен класс сәгатьләре үткәрелде.

Класс сәгатьләрендә төрле мәсьәләләр: сәнәгать товарларын, азык-төлек, көнкүреш техникасын ничек дөрес итеп сайлап алу мәсьәләсе каралды; аяк киеме яки кием-салымның үлчәме яраксыз булып чыкканда нишләргә; товарда теге яки бу кимчелек ачыкланганда кая барып бәрелергә; товарны нинди срокта кире кайтарырга, дигән сорауларга җаваплар бирелде.

Шулай ук Халыкара өлкәннәр көне якынлашып килү сәбәпле, укучыларга, кайда гына булсак та, янәшәбездәге өлкән яшьтәге кешеләргә, шул исәптән сугыш ветераннарына бик игътибарлы мөнәсәбәт кирәклеге тагын бер кат исләренә төшерелде. Кулланучыларның әлеге категориясенә товарлар, хезмәт күрсәтүләрне сайлап алуга ярдәм иткәндә чиктән тыш игътибарлы булу зарурилыгы искәртелде.

Класс сәгатьләре барышында мәгълүмати материал: актуаль темалар буенча гамәлдәге законнар җиңел генә телдә аңлатылган һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының адреслары, телефоннары урын алган брошюралар, буклетлар рәвешендә кулланучылар өчен төрле белешмәлекләр өләшенде.

Моннан тыш район мәгариф учреждениеләрендә сыйныфларда һәм мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышлары булып, аларда дәүләт хакимияте органнарының гражданнар белән берлектә эшләү мәсьәләләре яктыртылды. Ата-аналарга “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында, системага ничек итеп хәбәр җибәрү һәм хәбәр буенча кабул иетлгән карарларны ничек күзәтеп бару турында тәфсилләп аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International