2017 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ТР Балтач муниципаль районының Сосна гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Дәрес чаралар планы нигезендә уздырылды. Аның барышында 7-9 сыйныф укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау нигезләре” курсын тыңлады.
Дәрестә кулланучыларга көн саен диярлек очрый торган иң мөһим проблемаларга кагылып үтелде. Мисалга, соңыннан гына кимчелеге ачыкланган катлаулы көнкүреш техникасын, аяк киеме һәм башка товарлар сатып алганда нишләргә, парикмахер хезмәте, башка төрле хезмәтләр сыйфатсыз күрсәтелгәндә нинди гамәлләр кылырга, дигән сорауларга җаваплар бирелде, кулланучының сыйфатсыз товарны сыйфатлысына алыштыруга хокукы каралды. Шулай ук кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә тукталып үтелде.
Сыйныфтан тыш дәрестә суд тәҗрибәсеннән кайбер мисаллар китерелде. Укучыларны шулай ук таләпләр кую сроклары, товарны дистанция ысулы белән сату мәсьәләләре кызыксындырды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Дәрес азагында, яңа белемнәрнең ныграк үзләштерелүе өчен, балаларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, бүлек реквизитлары урын алган визиткалар һәм “Вестник потребителя Татарстана” газетасы өләшенде.
Өстәмә рәвештә укучылар һәм укытучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча олимпиада турында мәгълүматлар ирештерелде, “Террорчылык – нәрсә ул? Аннан ничек котылырга?” дигән темага кыскача гына сөйләшү булды һәм “Халык контроле” системасы турында сөйләп үтелде.