1 октябрьдә бөтен дөнья күләмендә “Халыкара өлкәннәр көне” уздырыла. Ел саен билгеләп үтелә торган бу бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе тәкъдиме белән гамәлгә куелды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Чаллы шәһәренең «Арзан» сәүдә комплексында сатып алучылар һәм эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Эшмәкәрләргә әлеге бәйрәм кысаларында «Арзан» сәүдә комплексы территориясендә “Без – өлкәннәргә ихтирамлы”, “Өлкән яшьтәге һәр сатып алучыга – бүләк” һ.б. девизы белән акцияләр үткәрү һәм товарлар, хезмәт күрсәтүләрне ташламалы нигездә сату тәкъдим ителде. Әлеге акцияләр сатып алучыны җәлеп итү генә түгел, өлкән буынга үзләренә карата игътибар-хөрмәт, кайгырту хисләрен тою мөмкинлеге дә бирәчәк бит!
Бүлек белгечләре “Түгәрәк өстәл” оештырды. Шулай итеп, теләгендә булган барча кеше куллану базары өлкәсендә үз хокукларын бозуга кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар ишетте. Арада болай гына мөрәҗәгать итүчеләр: үзләренең тормыш-күрмеше турында сөйләп, күңелләрендәге авыр хисләреннән бушанып калучылар да булды...
Чара ахырында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште.
Өлкән буынны барлык проблемалары алдында ялгыз калдырмасак, аларга битараф булмасак иде, кадерле кулланучыларыбыз! Үзебезгә караганда яклаусызрак, көчсезрәк абый-апаларга, әби-бабайларга рәхим-шәфкатьлерәк, ярдәмчелрәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде!