“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чара үткәрдек

2017 елның 22 сентябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә үзәктә ял итүче һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка хокукый мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде.

Очрашу дустанә җылы әңгәмә рәвешендә, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату нигезендә узды. Аерым алганда, кибеттә товар дөрес үлчәп бирелмәгәндә, тиешледән күбрәк акча алып калынганда яисә сыйфатсыз товар сатылганда үз хокукларыңны ничек якларга, бозылган ризыкларга юлыкканда нәрсәләр эшләргә кирәклеге аңлатылды. Моннан тыш әңгәмәгә җыелган халык үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар, киңәш-табышлар да ишетте.

Ял итүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темага мәгълүматлардан торган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше турында мәгълүматлар ирештерелде. Чарада катнашучылар очрашуда үзләренә танып белү характерындагы файдалы бик күп мәгълүматларга ия булу мөмкинлеге тудырган территориаль орган хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International