2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ТР Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре 3нче урта мәктәбендә укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Шул рәвешле 8-11 сыйныф укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау нигезләре”, “Суд практикасы” курсын тыңлады.
Чара барышында, конкрет мисаллар китереп, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре, башка норматив-хокукый актлар аңлатылды; балалар “кулланучы”, “җитештерүче”, эш башкаручы”, “сертификат”, “яраклылык срогы”, “гарантия срогы”, “мораль зыян”, “штраф”, “сату-алу килешүе”, “претензия”, “дәгъва” кебек төшенчәләр белән таныштырылды. Укучылар үзләренә ирештерелгән мәгълүматларны бик зур игътибар белән тыңлап, колакларына яхшылап киртләп куйды. Дәрес ахырында исә егет-кызлар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Балаларның дәресне ныграк үзләштерүе өчен суд практикасыннан да кайбер мисаллар китереп үтелде.
Дәрес ахырында өлкән сыйныф укучыларына кулланучылар өчен белешмәлекләр, бүлек реквизитлары урын алган визиткалар һәм “Вестник потребителя Татарстана” таратылды.
Өстәмә рәвештә укучылар һәм укытучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында сөйләп үтелде, “Террорчылык – нәрсә ул?” дигән темага кыскача гына фикер алышу үткәрелде һәм “Халык контроле” системасы турында тәфсилләп аңлатылды.