Дөнья йөзендә тынычлык булсын!

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында сентябрь ахырына кадәр барачак “Экстремистлыкка – Юк дибез!” айлыгы кысаларында хезмәткәрләребезнең балалары арасында “Бөтен дөньяда тынычлык булсын!” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.

Бәйгенең максатлары:

-  террорчылык һәм экстремистлык күренешләренең хәвефлелегенә игътибарны җәлеп итү;

- сәламәт тормыш рәвешенә һәм  үзара тыныч-тату яшәүгә өндәү;

- балаларны гадәттән тыш хәлләрдә тиз генә тиешле гамәлләр кылырга өйрәтү;

- террорчылыкның асылы һәм җәмгыяви куркынычы турында дөрес фикер формалаштыру;

- конкурста катнашучы барлык балаларга, иҗади омтылышларын күрсәтеп, үз теләкләре һәм үзләренең күзаллаулары буенча теманы ачу мөмкинлеге бирү.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: террорчылык һәм экстремистлыкка китерердәй сәбәпләр һәм шартларны ачыклауга, аларны кисәтү һәм юкка чыгаруга юнәлдерелгән чараларга карата системалы якын килү  дәүләтебездә социаль-икътисадый вәзгыятьне яхшырту өчен иң мөһим шартларның берсе булып тора.

Чаралар планын тормышка ашыру террорчылык һәм тулаем экстремистлыкны кисәтү институты мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтү, террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәш өлкәсендә хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәсен яхшырту мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International