2017 елның 25 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрде.
Әйе, бүген бу кешеләр игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Ә инде безнең бурыч – аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, җәмгыятьтә тулы канлы тормыш белән яшәү өчен шартлар тудыру, тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр гарантияләү.
Әлеге чарада иң элек кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.98ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп үтелде. Чарага җыелган халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр, тәгаенләп әйткәндә, сыйфатлы товарларны башкасына алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләсе; сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү сроклары һәм кагыйдәләре; товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары: кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибе буенча киңәш-табышлар бирелде. Барлык сорауларга да, кулланучылар хокукларын яклау турында законга туры китереп, квалификацияле, тулы җаваплар ирештерелде.
Моннан тыш “Террорчылык – нәрсә ул? Аны ничек булдырмаска?” дигән темага сөйләшү булды, “Халык контроле” системасы, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мошенниклык турында мәгълүматлар җиткерелде.
Әйтергә кирәк, кулланучылар үзләренең хокуклары турында мәгълүматларны зур кызыксыну белән тыңлап, белгечебезгә җылы рәхмәт сүзләрен кызганмады.
Ахырда чарада катнашкан барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле файдалы мәгълүматлардан торган буклетлар, территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар һәм “Вестник потребителя Татарстана” газетасы таратылды.