Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре әгъзалары, Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган чаралар планын үтәү кысаларында, республикабыз башкаласы һәм Зеленодол шәһәре музейларында булып кайтты.
А.М.Горький исемендәге Суднолар төзү заводының сугыш һәм хезмәт даны музее бездә аеруча зур тәэсир калдырды. Музейда завод коллективының гражданнар сугышы елларындагы роле һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары, сугыштан соңгы чордагы казанышлары, суднолар төзүнең, көпчәкле буксирлардан алып, су асты канатларына ия булган көймәләргә кадәрге үсеше, предприятиенең уникальлеге күрсәтелгән документлар тәкъдим ителгән. Романов күперенең 100 еллыгына багышланган хайтек стилендәге экспозициянең күпер эчендә калу мөмкинлеге бирүе хезмәткәрләребездә гаять зур кызыксыну тудырды. Заводта бөтен 100 еллык тарихы дәверендә төзелгән катерлар, буксирлар һәм башка корабларның бик тә кызыклы модельләре барыбызны да әсир итте.
Кыскасы, музейлар экспонатлары территориаль орган хезмәткәрләрендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Үз шәһәребезнең әнә шундый бай тарихы, традицияләре, күренекле урыннары, ядкәрләре, тырыш, уңган кешеләре белән данлыклы булуы күңелләребезгә горурлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре өстәде.