2017 елның 26 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов Биектау муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.
Сәфәрнең максаты хәмер базары мәсьәләләре буенча Биектау районы хакимияте башлыгы белән очрашу, Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия эшендә катнашу иде.
Моннан тыш ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов Конфедерация кубогы ярышларында 4 нче урынга чыккан көрәш батырларын бүләкләүдә катнашты. Бүләкләү тантанасы Биектау районы хакимиятендә узды.