Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре балаларының Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә әһәмиятле иҗтимагый-сәяси темалар буенча үткәрелә торган иҗади бәйгеләрдә беренче тапкыр гына катнашуы түгел инде. Шуңа күрә республикабызда “Экстремистлыкка – юк, дибез!” айлыгы кысаларында игълан ителгән иҗат хезмәтләре бәйгесе темасы да аларны аптырашта калдырмады. Чөнки безнең бер дәүләт – Россия Федерациясе гражданнары булып торуыбызны белә бит.
Илебездә һәркайсы үз традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә ия булган бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Аларның барысын да дуслык, Ватанга, туып-үскән җиренә мәхәббәт берләштерә. Дөнья йөзендә яшәүче халыклар бер-берсенә ачулы, нәфрәтле булмасын өчен балаларыбыз кулларына карандашлар, буяу һәм пумалалар тотып, үз талантларын, үзләренең гражданлык позициясен – “Экстремистлыкка –юк!” дигән фикердә торуларын белдерә.