Лаеш шәһәре көне!

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 23 сентябрендә Лаеш шәһәренә нигез салынуга – 460 ел һәм Лаеш муниципаль районы оештырылуга 90 ел тулды. Бәйрәм чаралары барышында “Көз нигъмәтләре”, “Осталар шәһәре” декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәләре, “Лаеш пленэры” рәссамнарның иҗади хезмәт күргәзмәләре оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләр районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе ассортименты белән танышу гына түгел, бәлки әле Татарстанның эстрада һәм иҗат коллективлары артистлары концертларын тамаша кылу мөмкинлегенә дә ия булды.

Казан территориаль органы да әлеге киң колачлы чарадан читтә калмады: Лаеш шәһәрендә Кама яры буенда консультация пунктын оештырды.

Мондый чараларда катнашуның төп максаты – гражданнарга куллану базарында килеп туган четерекле хәлләрдән чыгу юлларын табарга ярдәм итү, кулланучылар һәм сатучыларның хокуклары-бурычлары турында сөйләү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның аң-белемнәрен үстерү һәм әлеге өлкәдә закон таләпләрен үтәүне тәэмин итү.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле белән очрашу барышында сыйфатсыз товарга яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә юлыкканда кулланучылар хокуклары турында консультацияләр бирелде; кулланучы буларак, үз хокукларыңны мөстәкыйль яклау мөмкинлеге булмаган очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеге аңлатылды. Өлкән буын вәкилләренә исә, мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, товарларны төптән уйлап кына сайлап алырга һәм уяу булырга киңәш ителде.

Дежур торулар вакытында төрле мәгълүмати материаллар: белешмәлекләр, буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасын тарату халык белән мәгълүмати-аңлату юнәлешендә эшләүнең нәтиҗәле формасы булып тора. Мәгълүмати материалар тар юнәлешле, тәкъдим итү һәм белешмәләр бирү характерында булып,  гражданнарыбызга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге бирә. Бу юлы да бәйрәмдә катнашкан һәркемгә бик тә файдалы мәгълүматлардан торган бер кочак буклет өләшенде. Киләчәктә аларга бу белешмәлек-буклетларның, һичшиксез, кирәге чыгачагына өметләнеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International