“Алтын фондыбыз” декадасы

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы күп еллык традицияләрне кадерләп саклый һәм өлкән буынга һәрвакыт бик тә игътибарлы булырга тырыша.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, гадәттәгечә, Чаллы шәһәрендә пенсионерлар ял итә торган “Хезмәт ветераннары пансионаты”нда һәм “Изгелек” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә булып кайтты.

Туып үскән Татарстан Республикабызның татар халкы гореф-гадәтләре һәм традицияләре буенча кунакка, әлбәттә инде, күчтәнәч – татлы-тәмле бәлешләр белән барырга кирәклеген дә онытмадык.

Сүз уңаеннан, Халыкара өлкәннәр көненең БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә гамәлгә куелып, ел саен бөтен дөнья күләмендә 1 октябрьдә билгеләп үтелүен искәртик.

Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләренең әлеге учреждениеләр белән иңгә-иң торып хезмәттәшлек итүе зур горурлык хисләре белән: “Без өлкән буынга һәрвакыт ихтирамлы” дип авыз тутырып әйтү мөмкинлеге бирә. Чыннан да, безнең тарафтан үткәрелеп килә торган агарту эше, лекцияләр һәм семинарлар өлкән яшьтәге кешеләргә, кулланучылар буларак, үз хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл кылуга ярдәм итә. Катлаулы мәсьәләләрнең чишелешен табуга, претензия хатларын төзүгә булышу, мәсьәләләрне судка кадәр тәртиптә хәл кылу – болар өчен абый-апалардан җылы рәхмәт сүзләре ишетү генә дә ни тора!

“Рәхмәт, кызым, исән-сау эшләгез!” – дигән сүзләр иң каты күңелләрне дә эретә...

Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә  игътибарлы булу, кулдан килгәнчә ярдәм итү, моң-зарларын тыңлап, күңелләребезгә сеңдерү – һәркайсыбызның изге бурычы.

Ветераннарыбызны бәйрәм уңаеннан котлап, аларга озын гомер, бәхетле, матур картлык теләдек һәм барысы өчен дә бик зур рәхмәтләребезне ирештердек.

Ахырда ял итүчеләргә буклетлар өләштек һәм бушлай киңәш-табышлар ишетү өчен теләсә кайсы вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линиясе” телефонына (71-43-03) шалтырата алуларын искә төшердек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International