Өлкән яшьтәгеләр көне – изге, матур һәм якты бәйрәм ул. Бу көнне без әти-әниләребез, әби-бабайларыбызны аерым игътибар-кайгыртуга күмәбез һәм, әлбәттә инде, ветераннарны да онытмыйбыз.
Бәйрәм уңаеннан Әлмәт территориаль органы белгечләре хезмәт ветераннары, аерым алганда, Әсәдуллиннар гаиләсе белән очрашу һәм чәй мәҗлесләре оештырды, шулай ук Әлмәт территориаль органында эшләүче машина йөртүче, җыештыручыларны котлады.
Өлкәннәр өчен мондый очрашулар яшьлеккә “кайтып килү”, узгандагы хәтер-хатирәләрне яңарту, элеккеге коллегалар белән рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге биреп, күңелләрдә әйтеп бетерә алмаслык җылы хисләр тудыра.
Без – яшь буын, мондый кешеләр белән очрашу һәм эшләү мөмкинлегенә ия булуыбыз белән горурланабыз. Өлкән буынның эш һәм хезмәт тәҗрибәсен үзебезгә өлге итеп алып, катлаулы бурычларны хәл иткәндә нәкъ менә шуннан файдаланабыз. Изге традициягә әйләнгән ветераннар белән очрашуларны алга таба да дәвам иттереп, дәвамчыларыбызны да шуңа өйрәтергә сүз бирәбез.
Кадерле өлкәннәребез! Без яшьләрнең сезнең зирәк киңәшләрегездән чыкмаячагына, ата-аналарыбызга, өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәтнең күп гасырлык традицияләрен кадерләп саклаячагына ышанабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын һәм күңел җылысын, озын гомер телибез!