2017 елның 15 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.А.Васенькина һәм лицензияләү буенча консультант Л.М.Залятова Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә участок полиция хезмәткәрләре белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закондагы үзгәрешләр буенча укыту-өйрәтү үткәрде.
Полиция хезмәткәрләренә җиңел генә телдә хәмер базарында гамәлдә булып килүче төп законнар нигезләмәләре аңлатылды. Аерым мисалларда лицензияләрнең гамәлдә булу сроклары, лицензияләр реквизитлары, ваклап сату өлкәсе һәм җәмәгать туклануы оешмалары өчен лицензияләр төрләре, җәмәгать туклануы оешмалары категорияләренә бәйле рәвештә, оешмаларның эш режимнары каралды. Шулай ук законнардагы төп үзгәрешләргә: РФ Җинаятьләр кодексының, РФ КоАП яңа статьяларына, штраф санкцияләренең кырыслануына, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының вәкаләтләренә аерым тукталып үтелде.