Зеленодол районы урманнарында “тыныч ау”, яки Мари Иленнән килгән гөмбәче

2017 елның 29 сентябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Россия эчке эшләр министрлыгының ТР Зеленодол районы буенча бүлегеннән Россия Федерациясе законында күздә тотылган маркировкасыз һәм тиешле мәгълүматларсыз гына хәмер продукциясен ташу факты буенча материал килеп керде.

2017 елның 18 сентябрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Зеленодол шәһәренең Загородная урамында бер җиңел машина багажнигы һәм салонында хәмер продукциясе тутырылган биш литрлы 60 савытка тап булган. Машина шоферы – Волжск шәһәре егете хәмер продукциясен, үзенең кирәк-ярагына дип,  Мари Иле Республикасының Звенигово шәһәре базарында сатып алганлыгын, ә инде Зеленодол шәһәренә, янәсе урманга гөмбә җыю ниятеннән кузгалганлыгын аңлаткан.

Шул ук вакытта машина йөртүче хәмер продукциясенең легальлеген раслаган бернинди дә документ күрсәтә алмаган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты.

Хәмер продукциясенең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуын экспертиза билгеләячәк. Ә инде суд хуҗасыннан тартып алынган алкогольле продукция буенча карар кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International