2017 елның 21 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгече Н.Н.Гыйзетдинов Мөслим гимназиясендә ата-аналарның гомуммәктәп җыелышында чыгыш ясап, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аны әйләнештә йөртү өлкәсендә закон бозулар турында расланган хәбәрләре өчен гражданнарны матди яктан бүләкләү турында тәфсилләп сөйләде.
Җыелышта катнашучылар игътибары заявкалар категорияләренә генә түгел, бәлки uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлү процессына да юнәлтелде.
Моннан тыш ата-аналарга кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы, шулай ук анда катнашу кагыйдәләре турында аңлатылды.
Шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләренә һәм хуҗалык итүче субъектлар исеменә претензияләр тутыру тәртибенә кагылып үтелде.
Чарада катнашкан барча кешегә белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары таратылды.