ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Өлкәннәр декадасы алдыннан төрле чаралар үткәрә. Әйтик, 2017 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Питрәч районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар белән чираттагы очрашу уздырды.
Казан территориаль органы начальнигы чәй өстәле янында уздырылган җылы әңгәмә барышында өлкән буын вәкилләрен “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нормалары белән таныштырды, конкрет мисаллар китереп, проблемалы мәсьәләләрне хәл кылу тәртибен аңлатты.
Куллану базары өлкәсендә көн кадагына суга торган, социаль әһәмиятле мәсьәләләр каралды. Әйтик, кирәкмәгән кыйммәтле товарларны (су чистарту өчен фильтрлар, косметика) кредитка сатып алырга “кодалаучылар” кармагына ничек килеп эләкмәскә икәнлеге аңлатылды. Аралашу барышында товарны ничек итеп дөрес сайлап алырга кирәклеге, товарда теге яки бу кимчелекләр ачыкланганда претензияләр кую тәртибе, сатучы тарафыннан товар, җитештерүче турында һ.б. кулланучыларга җиткерелергә тиешле мәгълүматлар хакында сөйләп үтелде. Өлкән буынга чит кешеләрнең товарлар яки хезмәт күрсәтүләр буенча теге яки бу тәкъдимнәренә карата бик сак карашта булырга киңәш ителде.
Әңгәмә барышында пенсионерларның дарулар һәм медицина максатындагы әйберләр сатып алу, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү буенча күп кенә сорауларына җаваплар бирелде.
Ә инде чәй өстәле янына җыелган өлкәннәребезнең, акчасын түләгәнче яки кредит килешүен төзегәнче килешү (алыш-биреш) шартларын җентекләп өйрәнү зарурилыгын аңлавы күңелдә канәгатьлек хисләре тудырды. Алар үзләренең шәхси тәҗрибәсеннән мисаллар белән дә уртаклашты әле.
Кыскасы, чарада катнашкан барча кеше фикер алышуга чыгарылган темаларга карата зур кызыксыну күрсәтте.
Очрашу ахырында мәгълүмати белешмәлекләр, шул исәптән кием-салым һәм мех әйберләрен төзәттергәндә, тектергәндә һәм түләүле медицина хезмәтләре күрсәтелгәндә кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәлекләр таратылды.