Китап – аерым бер товар ул!

2017 елның 29 сентябре, җомга

Бу юллар нинди китапларга күбрәк туры килә дип уйлыйсыз? Җавабын (РФ КоАП) укыгач, әлбәттә, көлемсерәп куячаксыз... Әйе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең өстәленнән төшми торган көндәлек кулланылыштагы китабы бу.

2017 елның июлендә РФ Административ хокук бозулар турында кодекска, Федераль законнардагы үзгәрешләрдән чыгып, ике тапкыр үзгәреш кертелде – 2017 елның 15 һәм 29 июлендә.

Чаллы территориаль органы хезмәткәрләреннән берсе үзгәрешләр датасына (15 нче числога) игътибар итеп тормыйча гына, әлеге Кодексны үзенең шәхси файдалануы өчен сатып алган. Белемнәреңне һәрдаим чарлап тору беркемгә дә зыян итми ич!!! Тик сатып алучыбыз Законда үзен кызыксындырган статьяларны барлый башлагач, китапның искергәнлеген аңлаган. Ә иң мөһиме – кулланучылар хокукларын яклау буенча тәҗрибәле белгеч булганлыктан, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезендә китапларның башкасына алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә кертелүен, димәк, искергән Кодексны яңасына алыштырып булмавын биш бармагыдай бик яхшы белеп, үзен төп башына утыртып калдырганнарын аңлаган...

Шуңа күрә тагын бер кат барлык кулланучыларыбызның исенә төшерәбез: моның ише китаплар сатып алганда, тәкъдим ителгән товар белән бик игътибарлы төстә танышырга, һәм, сатып алганчы, кимендә нәшер ителү датасына күз салырга һәм басманың битләрен актарып чыгарга кирәк.

Ә китап белән “аралашу” беребезгә дә зыян итми!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International