Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган чаралар планын үтәү максатыннан чыгып, төрле чаралар үткәрә.
Республикабыз 1920 елның 25 июнендә оештырылган. Ә инде ике ел узганнан соң, 1922 елның декабрь азагында СССР гамәлгә куелгач, рәсми документларда “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы” дигән язу пәйда булган. Быел үзенең 51 “яшен тутырган” Түбән Кама да ТАССРның бер өлеше булып тора. 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелгән. Шулай итеп, ул Түбән Кама шәһәре дип аталып йөртелә башлаган. Бу көн шәһәрнең рәсми “туган көне” булып санала.
Бүген Түбән Кама – Татарстанда халык саны ягыннан өченче шәһәр, республикабызның зур индустриаль, мәдәни һәм спорт үзәге. Шәһәр көненә багышлап, Түбән Кама территориаль органында хезмәткәрләребезнең балалары арасында иҗат эшләре – рәсемнәр, плакат, иншалар конкурсы үткәрелде. Хәтта “Мин яши торган шәһәр” һәм “Минем йортым – Татарстан” дигән темаларга презентацияләр дә үткәрелде.
Һәрбер кешегә үз иленең, нәсел-нәсәбе, гаиләсенең тарихын белеп тору кирәк. Ата-бабаларыбыз безгә тыныч тормыш бүләк иткән икән, без аны сакларга тиешбез! Үз тарихын, традицияләрен, каһарманнарын белүче һәм онытмаучы халык кына ирек һәм бәйсезлек-мөстәкыйльлеккә лаек. Боларның барысын да истә тотып, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре үзләренең нарасыйлары белән бергәләшеп, ата-бабаларының чыгышын ачыклау максатыннан, нәсел шәҗәрәсе төзеде. Бу биремне үтәүдә катнашкан сабыйлар арасыннан иң нәниенең нибары 2 яшьтә икәнлеген дә искәртеп үтәргә кирәк! “Нәсел шәҗәрәсе” төшенчәсе тугандаш элемтәләр белән үзара бәйләнгән кешеләр исемлегеннән гыйбарәт. “Нәсел агачы” иң өлкәненнән башланып, иң кечкенәсе белән төгәлләнә, шунда ук бер-берсенә карата туганлык мөнәсәбәтләре күрсәтелә.
Балаларга яшьтән үк үзләренең нәсел-нәсәбе өчен горурлык хисләре тәрбияләргә кирәк. Бәгырь җимешләребездә якыннарыбызга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, аларны ярату, хөрмәт итү хисләре тәрбияләүдән дә мөһимрәк әйбер юк!
Безнең фикеребезчә, балаларның барлык хезмәтләре дә менә дигән килеп чыкты!