Өлкәннәребез белән аралашу сәгате

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен уздыру инде күптән изге традициягә әйләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, чаралар планы нигезендә, игелекле эшләр айлыгы кысаларында, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча районы Яңа Кенәр авылындагы «Центр милосердия» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрде.  Өлкән буынга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде.

Бүген без бу тормышта искитмәле уңышларга ирешкән һәм бәһаләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе туплаган абый-апа, әби-бабайлар турында аеруча зур җылылык белән сөйлибез. Алар хәзерге вакытта горурлыгыбызга әйләнгән барча әйберне булдырган, саклаган һәм яклаган лабаса. Безнең байлыгыбыз – аларның казанышы, безнең бәхетебез – балаларыбызның имин киләчәге ул. Менә шуңа күрә дә яшьләрнең өлкән буынны ихтирам итәргә, сакларга-якларга кирәклеген күреп-белеп торуы бик мөһим.

Шөкер, өлкәннәребез бик актив – үзләре өчен үткәрелә торган барлык массакүләм чараларда теләп катнаша. Бу кешеләрдән ташып торган көч-дәрт, күтәренкелек күңелләрдә соклану хисләре уята.  Алар өлкәннәр өчен клуб чараларын да бик ярата. Шулай булмый, үзара аралашу өлкәннәр өчен үзенә бер шифа ләбаса.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International