Без – террорчылыкка каршы!

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

 “Экстремистлыкка – Юк дибез!” айлыгын үткәрү кысаларында  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең чаралар планын үтәү йөзеннән, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре балалары арасында рәсем бәйгесе үткәрелде.

Акциянең максаты – террорчылык, агрессия, кеше үтерү кебек  яман күренешләргә тискәре мөнәсәбәт, ватнапәрвәрлек, башка милләтләр вәкилләренә карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балаларга “Экстремистлыкка – Юк дибез!”, “Бөтен дөньяда тынычлык булсын!”, “Халыклар дуслыгы – Россия бердәмлеге” дигән темалар тәкъдим ителде.

Сабыйлар хезмәтләренең барысының да күңел биреп, темаларның мөһимлеген аңлап эшләнүе сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International