Изге эшләргә ашыгыйк!

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Көзге календарьда күңелне олы рәхмәт хисләренә күмгән, кешеләргә – өлкән буын вәкилләренә карата аеруча игътибар һәм ихтирам-хөрмәт таләп иткән дата бар. Халыкара өлкәннәр көнендә учреждениеләр һәм оешмалар, изге традициягә тугры калып, пенсия яшендәге бүгенге һәм элекке хезмәткәрләрен котлый.

Түбән Кама территориаль органында биш пенсионер бар. Шуның дүртесе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән пенсиягә киткән. 28 сентябрьдә Түбән Кама территориаль органы начальнигы бөтен коллектив исеменнән үз пенсионерларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Оешма ветераннары  җиң сызганып эшләгән елларын искә төшереп, игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

2 октябрьдә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Аксубай районында Федоровка авылындагы өлкәннәр һәм балалар интернат-йортында, «Нежность» халыкка социаль тәэминат үзәгендә өлкән буын вәкилләре белән очрашулар уздырды. Чәчләренә чал кереп, маңгайларына җыерчыклар кунса да, акыл көчен, зирәклеген җуймаган бу кешеләр җылы котлаулар кабул иткәч, белгечебездән куллану һәм хәмер базары өлкәсендә кызыклы бик күп мәгълүматлар ишетте. Берочтан үзләрен борчыган сорауларга да җаваплар тапты.

Госман Гомәровичның да пенсионер булып торуын, тик пенсиягә генә башка оешмадан китүен билгеләп үтәргә кирәк. Түбән Кама территориаль органы коллективы барлык пенсионерларны бәйрәм белән котлап, тормышка карата кызыксынуларының тамчы да кимемәвен, нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәүләрен, бәхетле картлык һәм иминлек тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International