Гомер көзегез матур узсын!

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

1991 елдан бирле, ел саен, алтын көз җитүгә, без бөтен көчен һәм белемен үз халкына багышлап, бүген һәр яктан яшь буынга үрнәк булып торучы өлкән буынны хөрмәтләп баш иябез.

Шул нисбәттән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре дә өлкәннәр декадасы кысаларында 2017 елның 29 сентябрендә Сабада Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә чара үткәрде.

Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә, бик җанлы узды. Аның барышында территориаль органның эше, “Халык контроле” системасы белән таныштырылды, кулланучы, шулай ук сатучының төп хокуклары һәм бурычлары, шулай ук товарларны сату кагыйдәләре нормалары һәм аларны сату шартлары аңлатылды.  Катлаулы теге яки бу мәсьәләләр тормыштан конкрет мисаллар китереп каралды.

Очрашу өлкәннәребезгә карата чын күңелдән ургылып чыккан котлаулар һәм рәхмәт сүзләре белән төгәлләнде. Очрашуга җыелган барча халыкка кулланучы өчен мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International