2017 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәре Идел буе районының Отары бистәсе үзәк китапханәсендә бистә халкы өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәрде.
Лекция тыңлаучылар игътибарына, кыска гына кереш сүздән һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләре белән таныштырылганнан соң, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда сатучылар һәм җитештерүчеләргә мөрәҗәгать итү кагыйдәләре, претензияне ничек дөрес итеп тутырырга һәм анда нинди реквизитларны мәҗбүри рәвештә күрсәтергә кирәклеге турында мәгълүматлар ирештерелде.
Ә инде очрашу азагында теләгендә булган барча кеше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә үзләрен борчыган темалар буенча сораулар бирү һәм аларга тулы җаваплар ишетү мөмкинлегеннән файдаланды.
Әлеге очрашуның Өлкәннәр декадасына багышланып, анда катнашучыларның (асылда болар – өлкән яшьтәге кешеләр) кызыклы һәм файдалы мәгълүматлары өчен чыгыш ясаучыларга бик тә рәхмәтле булып калуларын билгеләп үтәргә кирәк.