Китапка мөкиббән өлкән яшьтәгеләр өчен

2017 елның 6 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина 18 нче китапханә-филиалында (Казан ш., Карбышев ур., 40) өлкән яшьтәге китап укучылар – “Пенсионерлар клубы” әгъзалары белән очрашу үткәрде. Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланды.

Г.И. Чурсина үзенең чыгышында иң элек Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, оешманың кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре, үткәрелгән куллану дегустацияләре нәтиҗәләре турында кыскача гына сөйләп үтте.

Шуннан соң өлкәннәргә гади генә итеп “Кулланучылар хокукларын яклау турында” от 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Очрашуда катнашучылар матбугат продукциясе белән танышканнан соң, әйтик, сыйфатсыз товарга яки хезмәт күрсәтүгә юлыкканда кулланучы буларак үз хокукларыңнан ничек файдаланырга, хезмәт күрсәтүче оешмалар нинди торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтергә һәм аларны нинди күләмдә күрсәтергә тиеш; азык-төлек этикеткаларында нинди мәгълүматларның күрсәтелүе шарт; сатучылар кулланучының законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартканда кая мөрәҗәгать итәргә, дигән сораулары буенча белгечләребез белән фикер алышу мөмкинлегенә дә иреште.

Өлкән буын вәкилләре үзләренә җиткерелгән барлык мәгълүматлар өчен рәхмәт белдереп, алга таба да мондый очрашуларны зарыгып көтәселәрен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International