Ә без агачлар утырттык

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Шимбә, 7 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Лаеш районына агачлар утыртырга барды.

Бу игелекле чарада бик күпләребез катнашырга теләсә дә, кызганычка, автобусыбыз нибары 17 урынлы гына булганлыктан, кемнәрнеңдер теләге чынга ашмый калды. Ә безнең теләкләр кабул килде – Казанда ишелеп яңгыр яуса, шәһәр читендә күк йөзе чалт аяз иде. Сәгать ярым эчендә берничә дистә  чыршы үсентесе утыртып, яхшы кәеф-рух белән өйләребезгә кайтып киттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International