Моннан чирек гасыр чамасы элегрәк, 1990 елның декабрендә, БМО Генераль ассамблеясе 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне буларак игълан итте. Бу көн 1991 елда тәүге тапкыр бөтен дөнья күләмендә билгеләп үтелде.
1 октябрьне бөтен дөнья йөзендә 60 яшьтән узган кешеләр – әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәм итә.
Аны үткәрүнең максаты исә – картаеп килүче кешеләрне борчыган проблемаларга игътибарны җәлеп итү, аларның җәмгыять, шулай ук икътисад үсешенә керткән өлешен тиешенчә бәяләү һәм бөтен гомере дәвамында булдырылган кыйммәтләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерү. Моннан тыш бу күренекле дата үзе генә дә өлкәннәр һәм картларга карата тискәре мөнәсәбәтне юкка чыгаруга һәм “гомер көзе” турында искергән стереотиплардан котылуга этәргеч булып тора.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Диана Шәйдуллина «Забота» реабилитация үзәгендә ял итүчеләр өчен өйрәтү характерында семинар үткәрде. Семинар барышында Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшләр бирде һәм мәгълүмати материаллар өләште. Үзәккә йөрүчеләр үзләрен борчыган сорауларга квалификацияле җаваплар ишетте.
Бу көнне “Аленушка” бакчасында да билгеләп үтү инде күптән бик матур бер традициягә әйләнде. Мәктәпкә әзерләнү төркеменә йөрүче балалар үзләренең әби-бабайларын чакырып, аларга концерт куйды. Безнең Диана да бу форсатны кулдан ычкындырмады: өлкән буын вәкилләренә куллану базары өлкәсендәге законның төп нигезләмәләре турында сөйләде һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән буклетлар таратты.