Белгечләребез кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Ваклап сату сәүдәсе. Хезмәт күрсәтүче персоналга карата таләпләр ГОСТ Р 51305-99 буенча хосусый эшмәкәр З.М. Юлдашева өчен укыту-өйрәтү чарасы үткәрде.
Хезмәткәрләребез шулай ук “Яңа Тура” технополисы администрациясе белән дә очрашты. Очрашуда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны үтәү мәсьәләләре буенча сүз булды.
Чара барышында кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм алар өчен файдалы газета – «Вестник потребителя Татарстана» таратылды.